Түбән Кама аучылары үзенчәлекле бүләк алды

Түбән Камада ау сезоны озайтылды
(Түбән Кама, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада ау сезоны озайтылды. Район территориясендәге урманнарда февраль азагына кадәр кыргый җәнлекләрне атарга рөхсәт иттеләр.
Белгечләрнең сүзләренә караганда, бу куян һәм төлкеләрнең күпләп үрчүенә бәйле. Төлкеләрнең йорт хайваннарын тешләү очраклары берничә тапкыр күзәтелгән инде. Мондый фактлар быелгы кыш башында теркәлгән. Җирле ау бүлегендә искәртүләренчә, Түбән Кама районы территориясендә юлламасы булган аучыларга гына кыргый җәнлекләрне атарга рөхсәт ителә. Закон бозучыларны җитди штрафлар көтә. 23 апрельдә исә үрдәкләргә ау сезоны башланып китәчәк.