Казанда “Татар гаиләсе” бәйрәме уза

“Пар канатлар” тапшыруы үзенең 20 еллыгына багышланган кичәгә җыя
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Уникс” спорт–ял итү комплексында Татар гаиләсе бәйрәме үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татарстан” дәүләт теле–радиокомпаниясе, “Татар гаиләсе” фонды, “Таттрансгаз” һәм “Татэнерго” оешмалары бергәләп үткәрә.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин агымдагы – 2008 елны Гаилә елы дип игълан итте.
“Татарстан” дәүләт теле–радиокомпаниясендә озак еллар буе үрнәк гаиләләргә багышланган “Пар канатлар” тапшыруы чыгып килә. Әлеге тапшыруның авторы Рәзин Нуруллин сүзләренә караганда, бүгенге Татар гаиләсе бәйрәме дә “Пар канатлар”ның 20 еллыгына багышлана. Кичәгә Россия төбәкләрендә яшәүче, төрле елларда тапшыруда катнашкан милләттәшләрбез – гыйбрәтле язмышлар ияләре чакырулы.
Бәйрәмдә шулай ук Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр, Казандагы 18 нче хастаханәнең әти-әниләре баш тарткан балаларны карау бүлеге табиблары, күпбалалы гаиләләр, озак еллар бергә гомер иткән парлар катнаша.
Кичәне артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, дикторлар Тәлгат Хаматшин һәм Миләүшә Насыйбуллина, Рәзин Нуруллин алып бара.