Бүген Казанда “Галстуклылар иле” сменасы үз эшен төгәлли

“Галстуклылар иле” дип аталган республика программасын әзерләү һәм тормышка ашыру буенча укулар оештырылды
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Казан шәһәренең Киров районында урнашкан “Заречье” сәламәтләндерү лагере базасында агымдагы елның 3 гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр “Галстуклылар иле” дип аталган смена барды. Бүген әлеге смена тантаналы шартларда ябылачак. Аннан соң “Җемелдәүче йолдызлар” сменасы йолдызлары фестивале узачак дип көтелә.
“Галстуклылар иле” дип аталган сменаны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың “Татарстан варислары берлеге” иҗтимагый оешмасы ТР Министрлар Кабинетының “2007–2008 уку елында кышкы каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру турындагы” Карары нигезендә оештырган иде. Анда балалар иҗтимагый оешмаларына йөрүче иң актив 12–15 яшьләрдәге 100 бала ял итте.
Смена кысаларында балалар иҗтимагый оешмалары өчен эшләнгән “Галстуклылар иле” дип аталган республика программасын әзерләү һәм тормышка ашыру буенча укулар оештырылды. Иҗтимагый оешмаларда шөгыльләнүче укучылар бер–берсе белән тәҗрибә уртаклашты. Аларга яңа программаны пропагандалау өчен методик материал да тәкъдим ителгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Галстуклылар” сменасында ял итү өчен һәр муниципаль берәмлеккә икешәр юллама бирелгән булган. Казаннан – ундүрт, Яр Чаллыдан – биш, Түбән Камадан дүрт укучы ял иткән. 4500–5000 сум торган юллама бәясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзе күтәргән.