«Альянс Франсез – Казан» француз телен өйрәнү курсларына яңа набор игълан итә

Курсларга француз телен өйрәнергә һәм үзенең белемен камилләштерергә теләгән һәркем килә ала
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 гыйнвардан башлап 25 гыйнварга кадәр «Альянс Франсез – Казан» француз телен өйрәнергә, белемнәрен камилләштерергә һәм халыкара имтиханнарга әзерләнергә теләгән кешеләр өчен француз телен белү буенча мәгълүмати җыелышлар һәм бушлай тестлар үткәрә.
Курслар зурлар һәм балалар өчен дә үткәрелә һәм бу юлы шулай ук яңа тәкъдимнәр дә кертелә. Алар – якшәмбе курслары, кыска вакытлы интенсив курслар, сөйләм теле курслары һәм тематик дәресләр, дип хәбәр итә «Татамедиа» агентлыгы.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 292-78-65 телефонына шалтыратырга мөмкин.