Башкортстан татар оешмалары вәкилләре киңәш корды

Башкортстан татар оешмалары вәкилләре киңәш корды

(Уфа, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре, алда торган зур эшләрне искә төшереп, ял көннәре беткәнне дә көтмичә, быелгы беренче киңәшмәләренә җыелды. Бу утырышта сүз нигездә гыйнвар азагында Уфада җыелачак киңәйтелгән киңәшмә турында барды. Анда Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм җегәрле эшләүче әгъзалары үзләренең алдагы ярты елга эш планнарын тикшерергә тиеш.

Утырышта чыгыш ясаган Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин алда торган төп бурычларга тукталды. “Ул бурычларны тормышка ашыру буенча һәр оешма җитәкчеләре гыйнвар азагында үтәчәк берлектәге җыенга кадәр үз эш планнары өлгеләрен әзерләп бетәргә тиеш, - дип белдерде Мәҗит әфәнде. – Төрле сәбәпләр белән узган елда билгеләгән байтак кына эшләр үтәлми калды. Шуңа күрә быел озак селкенмичә генә эшкә тотыну хәерле”.

Мәҗит Хуҗин әлеге җыенда Уфада татар гимназиясен төзү мәсьәләсенә дә тукталды. Мәгълүм булганча, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов декабрь ахырында татар оешмаларының Уфада үткән берлектәге киңәшмәсендә үзе төзетә башлаган бер зур гына бинаны татар гимназиясе итеп төзеп бетерү өчен тапшырачагын әйткән иде. Бу тәкъдимне барлык оешмалар да рухланып каршы алды. Мәҗит Хуҗин гыйнвар уртасыннан ук бу гимназия төзелешенең тулы куәтенә дәвам итәчәген белдерде. Әле анда төзелеш кирәк-яраклары китерелә. Татар гимназиясе 2007 елның 1 сентябренә төзелеп бетәргә тиеш.

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе, профессор Марат Рамазанов исә төзелеш эшләре белән беррәттән бу гимназиянең укытучыларын һәм тәрбиячеләрен туплый башлау хәстәрлеген күрергә дә чакырды. “Көне килеп җиткәч кенә татар гимназиясе өчен кирәк кадәр укытучылар табып бетүе ансат эш булмаячак, шуңа күрә бу мәсьәләне бергәләп бүгеннән үк хәл итә башлау хәерле”, - дип белдерде Марат әфәнде.

Утырышта агымдагы башка мәсьләләр буенча да фикер алыштылар һәм гыйнвар азагында үтәчәк киңәйтелгән җыенга кадәр эш планнарын әзерләп бетәргә килештеләр.