Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника белән сак кулланырга киңәш ителә

Пиротехниканы тиешсез урында кулланган өчен физик затларга – 2-4, җитәкче вазыйфасын үтәүчеләргә 15-30,юридик затларга 400-500мең сум штраф каралган

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). “Яңа ел – һәркемнең зарыгып көтеп ала торган бәйрәме. Ләкин нәкъ менә бу чорда, янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны күбәя. Уртача алганда, янгын чыгу очраклары 35 процентка арта”, - дип белдерде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин.

Урынбасар билгеләп узганча, янгын чыгуның сәбәпләре күптөрле – кемдер электр җиһазларыннан, кемдер газдан тиешенчә кулланмый. Шуңа өстәп, пиротехника белән шаяручылар да күбәя. “15 декабрьдән алып, 1 февральгә кадәр, Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән режим урнаштырылачак. Аның бер тармагы – пиротехник эшләнмәләрдән тиешсез урыннарда кулланучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Мондыйлар административ җаваплылыкка тартылачак. Ә әгәр дә, тиешсез урында кулланучы, башка берәүгә зыян салса, җинаять эше үк ачылырга мөмкин”, - дип белдерде ул.

Тыелган урыннар исемлеге түбәндәгечә: промышленность, транспорт инфраструктурасы объектларына 1000, торак-коммуналь хуҗалыклар, авыл хуҗалыкларына 300 метрдан да якын килергә ярамый. Бу уңайдан, республиканың һәр районында пиротехникадан кулланырга рөхсәт ителәчәк мәйдан билгеләнергә тиеш. Пиротехниканы тиешсез урында кулланган өчен түләнәчәк штраф күләмнәренә килгәндә, ул физик затлар өчен – 2-4, җитәкче вазыйфасын үтәүчеләргә 15-30, юридик затларга 400-500 мең сумда каралган.

Көчәйтелгән режим кысаларында яңа ел бәйрәмнәре узачак биналарның янгын куркынычсызлыгын тикшерү дә булачак. Барлыгы 3500 объект бу тикшерүне узарга тиеш. Алар – авыл клублары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары. “ Тикшерү эшләре 25 декабрьгә төгәлләнәчәк. Бүгенге көнгә кадәр 270 объект каралган. Моннан тыш, кафеларга да планнан тыш тикшерү уздырачакбыз”, - дип белдерде Максим Трущин.