Татарстанда көннәр суыта

Республикада көндез уртача температура 8-13 градус салкын тәшкил итә

  (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда бераз салкынайта, дип кисәтә синоптиклар.
Республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык.
Төнлә Казанда 10-12 градус салкын, Татарстан буенча 9-14 градус.
Көндез ТР башкаласында 9-11 градус, республика буенча – 8-13 градус.
12 декабрьгә каршы төндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, кайбер районнарда кар явуы ихтимал. Төнлә температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.