Республикада Яңа ел чараларының иминлеген 5000 полиция хезмәткәре кайгыртачак

Быел Яңа ел бәйрәмнәре Казанга Олимпия уты килеп җиткән көннәргә туры киләчәк, шуңа полиция хезмәте көчлерәк режимда эш алып барыр дип көтелә

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Республикада Яңа ел чараларының иминлеген 5000 полиция хезмәткәре кайгыртачак. Эшне бәйрәмнәр узачак объект һәм мәйданнарны тикшерүдән башлаганннар. Чыршы мәйданнарында полиция хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе сакта торачак. Алар пиротехника кулланылышын, чара узган урында алкоголь сатылуны һәм исерткеч эчемлекләр куллануны контрольдә тотачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе вәкиле Рамил Ногманов җиткерде.

Быел Яңа ел бәйрәмнәре Казанга Олимпия уты килеп җиткән көннәргә туры киләчәк, Рамил Ногманов әйтүенчә, моның белән бәйле рәвештә, полиция хезмәте көчлерәк режимда эш алып барыр дип көтелә: “Районнардан да хезмәттәшләребезне – полиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә уйлыйбыз”, - дип белдерде ул.

Бәйрәм көннәрендә исерек гражданнарны талау һәм кыйнау очраклары күбәюе дә ассызыкланды. Бу уңайдан, Рамил Ногманов мәҗлесләр вакытында гражданнарга үзләрен контрольдә тотарга киңәш бирде һәм: “Быел полиция хезмәткәрләре һәрбер исерек кешене тикшереп йөрмәячәк. Чамадан тыш исерек булганнарга гына ашыгыч ярдәм бригадасы чакырачаклар. Кешенең иминлеге – үзенең кулында, шуңа күрә, гражданнар чамасын белсеннәр иде”, - дип белдерде.

Рамил Ногманов, пиротехника кулланырга уйлаганнарга мондый төр товарны ышанычлы урыннардан гына булдырырга кирәклеге турында искәртте. “Пиротехниканы теләсә-кайдан алырга ярамый. Әлеге продукцияне сатып алыр алдыннан лицензиясен һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен тикшерегез. Ата – аналар шуны да истә тотсын – 16 яшькә кадәрге балаларга пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану бөтенләй тыела”, - дип ассызыклады ул.