Казанда Мәскәүгә, Истанбулга һәм Кировка рейслар тоткарлана

Очкыч, бортны алыштыру сәбәпле, Кировка вакытында очып китми

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Мәскәүгә, Истанбулга һәм Кировка рейслар тоткарлана.

“Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе очкычы Казаннан Мәскәүгә сәгать 7.30 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны сәгать 13.00 күчергәннәр.

“Төркия авиалинияләре” авиакомпаниясе борты Истанбулга сәгать 8.00 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны сәгать 10.30 күчергәннәр. Хәзер “Казан” халыкара аэропортының онлайн-таблосы күрсәткәнчә, очкыч әле һаман да очып китмәгән.

Әлеге рейсларның тоткарлану сәбәпләре әйтелми.

Шулай ук “Татарстан” авиакомпаниясенең Казан – Киров рейсы токтарлана. Ул Казаннан сәгать 8.50 юлга чыгарга тиеш булган, аны сәгать 10.20 күчергәннәр. Авиакомпания матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бортны алыштыру рейсның тоткарлануына сәбәп булган. Очкычны очып китәргә әзерлиләр.