Казанда авиаһәлакәттә һәлак булган 37 кешенең гәүдә өлешләре туганнарына бирелгән

Шулай ук үлем турында 49 таныклык тапшырылган

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйикова). Республика суд-медицина экспертизасы бюросында соңгы генетик тикшерүләр алып барыла һәм Казанда авиаһәлакәттә һәлак булганнарның гәүдә өлешләре туганнарына бирелә.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә бюрода хәбәр итүләренчә, бүгенгә һәлак булган 37 кешенең гәүдә өлешләре туганнарына бирелгән. Аларның туганнары гәүдә өлешләрен бирү турында кисәтеп куелган. Исегезгә төшерик: авиаһәлакәттә һәлак булган барлык 50 кешенең кем булуы ачыкланган.
Шулай ук үлем турында 49 таныклык тапшырылган. Әлегә бу документны һәлак булган Украина гражданинының туганнары алмаган.