Буа шәһәрендә иске гаражлар һәм сарайлар проблемасы хәл ителә башлаган

Аларны сњтђлђр, ул урында ял итњ скверлары пђйда була

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Буа шәһәре урамнарында, тыкрыкларда төрле зурлыкта теләсә ничек салынган гаражлар, сарайлар проблемасы хәл ителә башлаган.
- Кайчан да булса алардан арынырга тиешбез. Күбесе йозакта, еллар буе ачып та караучы юк. Юл буйларындагылары транспорт хәрәкәтенә комачаулыйлар. Машиналары булучылар өчен бер типтагы гаражлар төзелүе шәһәрдә чисталык та, тәртип тә урнаштырырга ярдәм итәр, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров.
Быел җәй айларында шәһәрнең Гагарин урамы, 17 номерлы йорт каршындагы гаражларны сүтеп алганнан соң бу урында ял итү скверы ясалган, агач-куаклар утыртылган, ә янәшәдәге “Ромашка” мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе тирәсенә брусчатка җәелгән. Иске корылмалардан арынуда халыкка “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)”, “Дорсервис” җәмгыятьләре, торак милекчеләре ширкәте, йорт буенча өлкәннәр ярдәмгә килә. Соңгыларына теләсә ничек салынган сарай-гаражларны алдыру буенча үзләре яши торган йортларда аңлату эшләре алып барырга кушылган.
- Мәсьәләне бөтен тирәнлеге белән аңлаучылар күпчелекне тәшкил итә, - ди җитәкче. - “Тимерхан” кибете янәшәсендәге еллар буе ишекләре ачылмаган гаражлар алдырылганнан соң юл киңәеп китте, транспорт йөрү өчен зур уңайлык туды. Монда киләчәктә җәяүлеләр өчен тротуар түшәү дә күздә тотыла. Гаражларны урыннарыннан куптару җиңел эш түгел. “Дорсервис” оешмасы транспортчылары Марат Измайлов белән Фәнис Җаббаров дүрт ай вакыт эчендә платформалы “КамАЗ” машинасы ярдәмендә шактый урынны чистартырга өлгерделәр. Быел Некрасов урамындагы 42 һәм 42 “А” номерлы йортларда капиталь ремонт үткәрелгән иде. Анда яшәүчеләр төзүчеләрдән үзләре өчен гараж төзеп бирүләрен үтенделәр. Хәзерге вакытта 2 номерлы лицей стадионы янында 4х6м. үлчәмле 12 гараж салу өчен урын әзерләнә.
“ПМК-6” ЧҖҖ баш инженеры Ирек Нәбиуллин әйтүенчә, эш шушы көннәрдә башланырга тиеш. Бер типтагы гаражлар өлгергәннән соң теләүчеләргә ул сатып бирелә. Әлеге объектлар законлы төстә милек булып та рәсмиләштереләчәк. Некрасов урамындагы 33 номерлы йорт каршында җылылык казаны тирәсендә шул рәвешле корылган гаражлардан файдаланалар Инде, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.