Яшь эшмәкәр мәктәбе үз эшен төгәлләгән

Барлык катнашучыларга мәктәптә белем алу турында сертификат тапшырылган

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Биектау районы “Крутушка” санаториенда Яшь эшмәкәр мәктәбе үз эшчәнлегенә нокта куйды. Анда бөтен республикадан 70 тән артык бизнесмен һәм эшмәкәрлек юлына аяк басарга теләүчеләр катнашкан, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында.
Чараны “2011-2015 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” озак вакытка исәпләнгән максатчан программасы кысаларында “ТР аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра һәм үткәрә.
Ике көн дәвамында яшь эшкуарлар өчен махсус тренинглар, семинарлар оештырылган, аларны югары квалификацияле бизнес-тренерлар уздырган. Алар барысы да яшьләрнең идарә сыйфатларын һәм шәхси нәтиҗәлелеген арттыруга, шәхси эш ачып җибәрү өчен гыйлемнәрен баетуга юнәлдерелгән.
Мәктәп кысаларында ТР аграр яшьләр берләшмәсенең район һәм беренчел бүлекләре җитәкчеләренең эшче киңәшмәсе үткән. Анда эш планнары, йомгаклары, “Социальное проектирование на селе-2012” конкурсы нәтиҗәләре турында фикер алышынган.
Барлык катнашучыларга мәктәптә белем алу турында сертификат тапшырылган.