Тукай районында тәрбиягә бала алган гаиләләр очрашты

Бүген алар - унөч

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тукай муниципаль районында тәрбиягә бала алган гаиләләрне очраштырган бик матур кичә булды. Андыйлар районда барысы унөч гаилә. Икесе бу исемлеккә әле быел гына килеп кушылган, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
Гаиләләр балалары белән бергә хакимиятнең утырышлар залына җыелды. Беренче булып үзләре турында Сәмәкәйдән Исхаковлар гаиләсе сөйләде. Бертуган кызлар Альфина һәм Альбина Аждерлар үзләрен тәрбиягә алган әниләре Альфира Исхакова белән килгәннәр иде. Сабадагы балалар йортыннан алып кайткан кызлар Исхаковлар гаиләсендә ике ел тәрбияләнә икән. Күнегеп киткәнче авырлыклар булса да, хәзер, Аллага шөкер, кызларыбыз “әти-әни” дип өзелеп торалар, ди Альфира Әмировна. Татарча бер авыз сүз белмәгән кызлар бүген рәхәтләнеп яңа әти-әниләренең телендә сөйләшә.
Комсомолецтан Гатауллиннар гаиләсе әле быел гына уллары Юрийны Уфадан алып кайткан. Баланы тәрбияләгәндә уртак шөгыльләр табарга, уртак кызыксыну тудырырга тырышабыз, диләр алар.
Яңа поселогыннан килгән Колчериннар гаиләсенә 2011 елда Диана Дойникова кушылган. Анна Николаевна кызны үз әнисенең үлеменнән соң алган. Ике улым, бер кызым бар иде. Сеңлем булды дип, аеруча кызым шатланды, ди ул. Үз балалары инде барысы да гаиләле икән. Ә Диана бүген Кама политехника институтында укый, машина йөртү хокукы алу өчен курсларга да йөри икән әле. Кичләрен икәү кул эшләре белән дә шөгыльләнәбез дип, Анна Николаевна чигүле кулъяулыклар, сөлгеләр күрсәтә.
Түбән Суыксудан Хуҗиннар 2004 елда тәрбиягә Алинә һәм Рәфикъ Миңнебаевларны алганнар. Алинә инде кияүгә чыккан, тиздән әби белән бабай онык көтәләр. Рәфикъ төзелеш колледжында белем ала. “Авыр чакта нишлисез?” – дигән сорауга “Бер-беребезгә булышабыз”, – дип җавап бирделәр Хуҗиннар.
Таулар авылыннан Хәсәновлар инде дүрт ел Даниил Сафиулловны тәрбияли. “Үскәч юрист буласым, гаделлек өчен көрәшәсем, кешеләргә дөреслекне табуда ярдәм итәсем килә”, – ди Даниил, киләчәккә хыяллары турында сөйләгәндә. Чиратта – Кече Шилнәдә яшәүче Шәйдуллиннар гаиләсе. Үзләре дүрт ул үстергәннәр. Моннан алты ел элек ике баланы – Руслан Мөнировны һәм Гөлфия Зәйнуллинаны үз канатлары астына алганнар алар. Балалар әле кечкенә булган. “Авырлыклар бик күп булды. Бу адымыбызны авылда да аңлап бетермәделәр. Тәрбиягә алган балаларның үз тормыш рәвешләре, үз холыклары формалашкан. Аңлашып, кыенлыкларны әкренләп җиңеп киләбез”, – дип, барысын да яшермичә сөйли Венера Григорьевна. Шәйдуллиннар тагын бер бик авыр сынау аша үткәннәр – йортларында янгын чыккан. Анда да бирешмәгәннәр, авырлыкны күрсәтмәскә тырышканнар.
Круглое Поледа яшәүче Роговлар 2008 елда өч бертуганны – Игорь, Роберт һәм Альбина Перевозчиковларны тәрбиягә алган. Бик зур киртәләр аша үтүләрен алар да яшерми. Еш кына гел көтелмәгән проблемалар килеп чыга иде, утырып елаган чакларым да күп булды, ди Светлана Алексеевна. Бергә булганда без авырлыкларны җиңәбез, дигән девиз белән яшиләр алар. Үз кызлары Аня балаларны алу аның фикере булуын әйтә.
Новотроицкоедан Новичковлар күршеләрендә яшәгән, караучысыз калган Юрий Вахрущевны гаиләләренә быел гына алганнар. Бер дә уйламаганда үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, ди әни кеше Надежда Ивановна. Гаиләдәге җылылыкны уртак көч белән сакларга тырышабыз, ди ул.
Круглое Поледан Акиньшиннар 2007 елдан Екатерина һәм Евгений Якуниннарны тәрбиялиләр. Сәмәкәйдән Фәрваевлар моннан алты ел элек Алмаз Мортазинны һәм Нияз Мифтаховны тәрбиягә алганнар. Күзкәйдән Гатиннар гаиләсе 2006 елдан Назыйров Ренатны тәрбияли. Югары Суыксудан Фроловлар шулай ук 2006 елдан бертуган кызлар Альвина һәм Айгөл Даутоваларны үз гаиләләренә сыендырганнар. Калмиядән Закировлар гаиләсендә менә өч ел инде Айгөл Насыйбуллина яши. Әле күптән түгел кыз унсигез яшен тутырган.
Унөч гаилә – унөч язмыш. Ләкин аларны уртак шатлыклар һәм уртак проблемалар берләштерә. Ни дисәң дә, баланы яратмасаң, аны үз гаиләңдә тотып, бер түбә астында яшәп булмыйдыр, минемчә. Төрле сәбәпләр аркасында үз әти-әниләрен югалткан чит сабыйларны бәхетле итеп бүгенге әти-әниләр үзләренә дә бәхет өстәгәннәр. Ә балаларның бөтенесендә дә бер теләк – дөньядагы бар сабыйлар да гаиләле булсын иде, диләр алар.