Әлмәт районы башлыгы инвалидлар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Очрашуга җыелган оешма вәкилләренең хәл итәсе проблемалары шактый булып чыкты

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). "Соңгы берничә елда Әлмәт муниципаль районы казнасы дефицит белән формалаштырыла" - инвалидлар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә район башлыгы Мәҗит Салихов шуны искәртте. Очрашуга җыелган оешма вәкилләренең хәл итәсе проблемалары шактый булып чыкты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Проблемаларның бер ишен федераль, республика программалары нигезендә чишеп була-булуын. Мисал өчен, соңгы ике елда телдән төшмәгән "Һәркем өчен уңайлы тирәлек" программасы нигезендә. Акчалар бүленә, күләмле эш бара (программа гамәлгә кергәннән алып 35 миллионлап акча бүленгән!) Шуңа күрә инвалидлар өчен "җәмгыятькә тәрәзә ачу" зарурлыгы чиктән тыш ассызыкланмады. Дөрес, мәcьәлә башка ягы белән ачылды. Һәркем үтеп керә алырлык тирәлек булдырганда "проблемадан качу" нияте булуы искәртелде. Кибет, учреждение-оешмалар тарафыннан "җайланган" швеллерлар, кыңгыраулар шул исемлектә аталды. Моңа Мәҗит Салихов аерым басым ясады.
- Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлегенә әлеге объектларны килештерү вәкаләте бирелгән икән, проектны имзаламагыз, - дип кисәтте район башлыгы оешма җитәкчесе Ләйлә Гайфуллинаны.
Уңайлык өчен җәелгән тактиль плитәләр белән дә хәл катлаулы. Мөгаен, алар төбәктәге һава шартларын искә алып эшләнмәгәндер (бу мәсьәлә җирлек карамагында түгел), чөнки плитәләр бозланып ката. Икенчедән, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр юлына үзен сәламәт санаган "рухи зәгыйфь"ләр киртә кора. Нәкъ шундыйлар Р.Фәхретдин урамындагы 59, 63 нче йорт ишегалдына түшәлгән тактиль плитәләр өстенә машина кую урыны ясаган. Моннан соң автомобильләр өчен киртә куелачак. Моның өчен акча каралмаган иде,- диюгә каршы Мәҗит Салихов: "Эшне ярым-йорты калдыру дөрес караш түгел", - дип искәртте.
Гомумән алганда, очрашуда игътибар җәлеп иткәне шул булды: район башлыгының буш вәгъдәләр бирмәскә сәяси ихтыяры җитте. Җирлек вәкаләтендәгеләрен башкарып чыгу да зур бурыч булып тора. Мисалга, инвалидларга һөнәри белем бирү һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләсендә. 19 нчы коррекция мәктәбе директоры Владимир Чумаков район җитәкчелеге ярдәме белән уку йортын тәмамлаучыларга 65 нче һөнәри көллияттә белем бирүне тәгаенләштерергә тәкъдим итте. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Сирина Гәрәева сүзләренчә, инвалидлар өчен эш урыны булдырган һәм җайлаштырганнарга бүген махсус программа буенча һәр урынга 50 мең сум акча бүлеп бирелә. Киләсе елга бу сумма күпкә артачак та икән әле. Ләкин, ни кызганыч, моңа алынучылар бик сирәк. Әлеге проблеманы хәл итүдә дә муниципалитет предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән очрашып фикерләшсә, боз кузгалыр иде, диелде түгәрәк өстәл утырышында.
Инвалидларның мәдәни чараларга кытлыгы да хәл ителергә охшаган. Коляскада утыручыларның бию, чукракларның вокал белән шөгыльләнү теләген мәдәният идарәсе музыка көллияте белән берлектә хәл итәчәк. Декабрь ахырына кадәр бу мәсьәләдә ачыклык булачак дип ышандырдылар.
Инвалидлар оешмалары җитәкчеләре күтәргән чираттагы проблема дәвалау учреждениеләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, бигрәк тә коляскада утыручылар өчен уңайлы палаталар булмау белән бәйле. Хастаханә палаталарында Европа стандартларына җавап бирерлек шартлар тудыру зарурлыгын район башлыгы таный. Ләкин, аның сүзләренчә, бу зур чыгымнар таләп итә торган гамәл. 400 миллион сум белән бәяләнә ул үзгәрешләр! Бу мәсьәләне хәл итү турында Рөстәм Миңнеханов белән дә сөй- ләшү булган. Грандиоз вакыйгалар алдында торган республика әле ул ярдәмне вәгъдә итми. Әмма дәвалау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү вакытында алар, һичшиксез, дөньякүләм стандартларга яраклаштырылачак, дип ышандырдылар.