“Казан” аэропортының яңа терминалы халыкара рейслар буенча хезмәт күрсәтә башлады

Элеккеге терминал реконструкциядә һәм 2013 елда янә пассажирларга хезмәт күрсәтә башлаячак

  (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). “Казан” аэропортының яңа 1А терминалы халыкара рейслар буенча хезмәт күрсәтә башлады, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.
Беренче рейс Казан-Гоа маршруты буенча үтәлгән. Рейс үтәлешен сынау вакытында пассажирларны таможня һәм чик пунктлары аша кабул итү һәм җибәрү технологияләре әзерлеге, шулай ук дәүләт контроль органнарының аэропорт хезмәтләре белән элемтәсе нәтиҗәлелеге расланды.
Элеккеге терминал реконструкциядә һәм 2013 елда янә пассажирларга хезмәт күрсәтә башлаячак. Аэропорттан кузгалучы һәм аэропортка тукталучы эчке рейслар буенча шулай ук 1А яңа терминалында хезмәт күрсәтелә.