Алабугада ВИЧ диагнозлы 147 кеше теркәлгән

20 кеше әлеге авырудан үлгән

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Алабугада ВИЧ диагнозлы 147 кеше теркәлгән. 20 кеше әлеге авырудан үлгән, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.
ВИЧ-инфекцияле кеше озак еллар яши ала, гомер озынлыгы кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлеге торышына, исерткеч, наркотиклар куллану-кулланмавына һәм вакытында дәвалана башлавына бәйле. СПИД ул – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Чирне йоктырганнан алып СПИД үсеш ала башлаганчы уртача 7-15 ел вакыт үтә.
Соңгы вакытта авыруның җенси юл белән күчү очраклары арткан һәм ул 50 процент тәшкил итә. Бу факт исә инфекциянең контрольдән чыгып бөтенләй идарә итә алмас дәрәҗәгә җитү куркынычын тагын да арттыра.