Түбән Кама педагоглары танылган профессордан менеджмент буенча күнекмәләр алды

Түбән Кама педагоглары танылган профессордан менеджмент буенча күнекмәләр алды

(Түбән Кама, 10 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама муниципаль институты белгечләре үзләренең хезмәттәшләре – Пенза дәүләт университетының менеджмент кафедрасы мөдиренең эш тәҗрибәсен үзләштерде.

Өч көн дәвамында профессор Семен Резник Түбән Кама муниципаль институты укытучылары өчен “Кафедра белән идарә итү” дигән тренинг-семинар үткәрде. Күпләгән фәнни хезмәтләр авторының курсларында утыздан артык кеше – югары уку йортының ректоры, проректоры, деканнары һәм кафедра мөдирләре булды. Түбән Кама муниципаль институты җитәкчеләре педагогик состав һәм студентлар белән идарә итү кагыйдәләренә, шулай ук вузның эшен ни рәвешле дөрес итеп оештырырга өйрәнде.