Шимбә көнне Татарстанда килеп чыккан юл һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелгән

Шимбә көнне Татарстанда килеп чыккан юл һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелгән

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда узган ял көннәрендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗигале очраклар Әлмәт һәм Тукай районнарында, шулай ук Чаллы шәһәрендә килеп чыга. Чаллының Комсомол районында авария кичке сигезенче яртыларда теркәлә. “КАМАЗ” автомобиле шоферы каршы як хәрәкәте полосасына чыга һәм шунда “ЛИАЗ” вахта автобусы белән бәрелешә. Автобус салонында барлыгы 30 пассажир була. Нәтиҗәдә, “КАМАЗ” автомобилендә утырып барган 1962 елгы Чаллы кешесе һәлакәт булган урында ук үлә. Авариядә шулай ук автобусның ике пассажиры зыян күрә. Төрле тән җәрәхәтләре алган пассажирлар хастаханәгә китерелә.

Декабрьнең 9 көнендә Татарстанда барлыгы 125 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 13 кеше үлгән, 140ы төрле тән җәрәхәтләре алган.