“Сәламәтлек ул – тормыш!” темасына стена матбугаты буенча республика конкурсының җиңүчеләре мәгълүм

“Сәламәтлек ул – тормыш!” темасына стена матбугаты буенча республика конкурсының җиңүчеләре мәгълүм

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү, наркоманияне, СПИД һәм венерик авыруларны, сәламәтлеккә һәм психикага тискәре тәэсир итүче башка массакүләм күренешләрне профилактикалау максатын күздә тотып, башлангыч һөнәри белем бирү йортлары укучылары арасында “Сәламәтлек ул – тормыш!” темасына стена матбугаты буенча республика конкурсы уздырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәгенең матбугат хезмәтеннән Алсу Галимҗанова хәбәр итте.

Конкурс Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм аларны профилактикалау, министрлыкның Республика медицина профилактикасы, Республика клиник тире-венерологик диспансеры белән берлектә оештырылган. Бәйге нәтиҗәләре буенча 65 нче Әлмәт һөнәри лицее, 46 нчы Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтаж колледжы жюри хөкеме белән җиңө яулаган. Калганнарны жюри әгъзалары кызыксындыргыч призлар белән бүләкләгән.