Казанда Корбан бәйрәменә багышланган кичә узды

Казанда Корбан бәйрәменә багышланган кичә узды

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кичә Казанда “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында Корбан бәйрәменә багышланган кичә узды. Аны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм «Призма» мәдәни агарту фонды оештырды. Очрашуда Колшәриф мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров, Россия ислам университеты мөгаллимнәре, башкаланың Ислам көллияте һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

Быел Корбан бәйрәме 20 нче декабрьгә туры килә. Нәрсә соң ул Корбан дигәндә, галимнәр аның мәгънәсен сүздә - якынаю һәм Аллаһу Тәгаләгә якынайта торган әйбер, Шәригатьтә гыйбадәт нияте белән, билгеле шартларга туры килгән хайванны махсус вакытта ислам кагыйдәләре буенча чалу дигәнне аңлата. Корбан китерү һәр диндә чагылыш таба. Аның тарихы бик борынгы. Коръән аятьләреннән аңлашылганча, корбан чалу гыйбадәте җир йөзендәге беренче кешеләрдән – Адәм (г.с.) балаларыннан башлап, Ибраһим (г.с.) чорына кадәр сузылган һәм соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.)нең динендә Һиҗри белән 2 нче елда дини гамәл буларак канунлаштырылган. Корбан чалырга ниятләгән кеше - бер сарык яки 7 кеше җыелып бер сыер, дөя чалырга мөмкин.

Корбан бәйрәменә багышланган кичәдә исә Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров, мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлап, ТР Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйның сәламнәрен җиткерде. Ул Татарстанда кешеләрнең Исламга килү мәсьәләсенә тукталып, Мөхәммәт пәйгамбәрнең динне тарату тарихын сөйләп үтте. Бүгенге көндә хәләл ризыклар һәм Шәригать кануннарына туры китереп тегелгән киемнәр белән тәэмин итү мәсьәләсенең хәл ителгәнлеген, хәтта Мәскәүдәге «Микоян» компаниясе җитәкчелеге хәләл ризыклар эшләп чыгару белән кызыксынганлыгын белдерде. Шәригать кануннарына туры килгән киемнәр тегү ательелары ачып, мөслимәләрнең икътисадка үзләреннән өлеш кертүләрен ассызыклап үтте.

Россиядә Ислам банкы төзү мәсьәләсе белән Россия Федерация Президенты Владимир Путинның да кызыксынганлыгын әйтте. «Өйләнешеп, яңа гына гаилә корып яши башлаган мөселман гаиләләре өчен бу бик җитди мәсьәлә. Аларга фатир да кирәк, үз эшләрен ачарга теләүчеләр дә бар. Монда ир-ат ягыннан да, хатын-кыз ягыннан да сабыр итү кирәк. Бу турыдан-туры Корбан мәсьәләсенә килеп терәлә. Ибраһим с.г.в. дә Корбан чалганда хәләл җефете белән дә, улы Исмәгыйль белән дә киңәшләшкән», - диде имам-хатыйб. Рөстәм хәзрәт Зиннуров очрашуда мөселман гаиләсен төзү һәм саклап калу мәсьәләләренә тәфсилләбрәк тукталып, хатын-кызның балаларда ата кешегә карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә, гаилә корып яшәүчеләрнең «колаклары – бераз чукрак, күзләре бераз күрми торганрак» булырга тиешлеген әйтте. «Хатын-кыз гаиләдә – тыйнак, ә ир кешенең һәрвакыт түземле, сабыр һәм ир кеше булып калуы зарури», - диде ул.

Кичәдә Корбанга багышлап күрсәтелгән фильмда да гаиләдәге бердәмлек һәм сабырлык төшенчәләре ассызыклап күрсәтелгән иде.

Россия ислам университеты укытучысы Дамирҗан Зәйнетдинов үз чыгышында корбан чалуның фазыйләтләренә тукталды. Аның ахирәт, дөнья белән бәйле, шәхси һәм иҗтимагый файдаларын тәфсилләп аңлатты. Корбан чалу байларның - саранлык һәм битарафлык, шул нисбәттән ярлы кешенең көнләшү, үч тоту, өметсезләнү, тәкъдире белән килешмәү кебек сыйфатлардан арынуга китерүен белдерде. «Олы кешеләр үзләрен Ибраһим с.г.в. урынына куеп, тәвәккәллек, сабыр, ихлас, башлаган эшен ахырына җиткерү кебек сыйфатларны олуг пәйгамбәрдән үрнәк итеп ала. Яшүсмерләр үзләрен Исмәгыйль г.с. урынына куеп, сабырлыкка, Аллаһу Тәгаләгә һәм ата-анага буйсынырга, тәкъдиргә ышанырга өйрәнәләр. Корбан чалу хезмәте белән бәйле эшчеләргә (шоферлар, ветеринарлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, итчеләр һ.б.) хәл мал кәсеп итү мөмкинлеге туа. Шәхесләрнең моңга һәм җырга булган ихтыяҗларын тәэмин итү, чөнки бәйрәм көннәрендә укыла торган моңлы тәшрикъ тәкбирләре Адам балаларының җаннарына тынычлык бирә», - диде Дамирҗан Зәйнетдинов. Ул Корбан бәйрәменең мөселманнар арасында бердәмлек һәм көч булдыруын, кешелек дөньясының өзелмәс чылбыры икәнлеген аңлауга китерүен, туганлык элемтәләрен һәм дуслар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуын, тирә-ягындагы күршеләргә корбан итләрен өләшеп, бәйрәм белән тәбрикләп – күрше хакын хаклау һәм алар белән мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртуын, авыл белән шәһәрне якынлаштыру – авыл хуҗалыгы үсүгә ярдәм итү, иҗтимагый сыйныфлар арасындагы упкынны тутыруын аеруча билгеләп узды Дамирҗан Зәйнетдинов. Һәм барлык мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.