Татарстанда товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли

Республика халкы товарларга кагылышлы борчуларын шалтыратып әйтә ала.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Татарстанда товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Республика халкыннан шалтыратулар 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр — тәнәфес) түбәндәге телефон аша кабул ителә: +7(917)224-87-94.

Моннан тыш, шәһәрлеләр Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгенә түбәндәге телефон буенча шалтырата ала: +7 (84-32) 21-90-16,.