Социологлар икътисади кризис аркасында милли мөнәсәбәтләр катлауланудан шикләнә

«Кызганыч, илдә этниклыкны сәясәтләштерү бара», - ди Гөлнара Габдрахманова.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә пандемия аркасында икътисади кризис фонында милләтара мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышында социолог Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Кызганыч, илдә этниклыкны сәясәтләштерү бара. Без милләтара мөнәсәбәтләрнең бераз катлаулануын фаразлыйбыз, бу хәзерге кризик шартларында тискәре нәтиҗәләр китереп чыгаруы ихитмал», — диде спикер.

Гөлнара Габдрахманова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан — Россиянең бер өлеше, һәм монда башкарылган эшләр Россия файдасына башкарыла дигән позициясе бик дөрес булуын искәртте.

«Шулай итеп ул илнең чәчәк атуы өчен төбәкләр җаваплы булуы идеясен алга этәрә», — дип саный социолог.