Әлкидә десантчы ир-атлар һәйкәл төзергә рөхсәт алган

Стела тормыштан иртә киткән «зәңгәр беретлы» егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан төзелә.

(Әлки, 10 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән Әлки егетләре җирле хакимияттән һәйкәл төзергә рөхсәт алган.  Ул район үзәгенең Дан аллеясында урын алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлегә стеланың эскизларын белгечләр эшли. Десантчылар исә, вакытны бушка уздырмыйча, яңа постаментның нигезен салуга керешкән.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарның район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов сүзләренчә, бездә Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән иллегә якын ветеран исәпләнә. Аларның кайберләре бүген арабызда юк.

Стела тормыштан иртә киткән «зәңгәр беретлы» егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан төзелә.

Узган ял көннәрендә Борискинодан Вячеслав Шамышев, Түбән Әлкидән Фәрит Гобәйдуллин, Яңа Чаллыдан Айнур Гибадуллин һәм район үзәгеннән Данис Нуруллин һәйкәлнең нигезен казыдылар. Берничә көннән аны бетонларга җыеналар. Һәйкәл төзелеше десантчыларның үз акчасына башкарылачак.

Соңгы ике елда аллеяда чик сакчыларына һәм морякларга һәйкәлләр куелды. Бу стела өченчесе булачак.