Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Татарстан буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау гадәти хезмәт кенә түгел, ә үз гомерләрен багышлаган эш тә, дип искәртте республика Премьер-министры.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне 10 ноябрьдә билгеләп үтелә.

«Бүген җәмгыять сезнең алда югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарындагы тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы, аларның үз иминлегенә карата ышанычы сезгә бәйле», — дип искәртте ТР Хөкүмәте Рәисе.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. «Эшкә җаваплы мөнәсәбәт, һәркемнең проблемасына игътибарлы булганда, иң мөһиме — үз эшеңне профессиональ дәрәҗәдә башкарганда гына ышаныч казанырга һәм аны тиешенчә сакларга мөмкин», — дип искәртте Песошин.

Ул соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең шау-шу кузгаткан кайбер җинаять эшләрен ачуын һәм коррупциягә каршы көрәштә уңышлы операцияләр үткәрүен билгеләп үтте. Шулай ук Татарстанда үтә торган зур иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни чараларда иминлек һәм хокук тәртибе тулы күләмдә тәэмин ителгән.

«Бүген сез коронавирус инфекциясе таралган шартларда үз бурычыгызны намус белән үтисез, халыкның иминлек һәм чикләү таләпләрен үтәвен контрольдә тотасыз», — диде Песошин. Ул героик үткәннәр үрнәгендә тәрбияләнгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең алга таба да данлы традицияләрне дәвам итүенә, биргән антына һәм хезмәт бурычына тугры калачагына ышаныч белдерде.

Премьер-министр яшь хезмәткәрләрнең формалашуына гаять зур өлеш кертүче, үзләренең бай тәҗрибәсен тапшыручы һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче ветераннарга аерым рәхмәт белдерде. Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында зур бурычлар тора, алар сыйфатлы рәвештә һәм үз вакытында үтәләчәк.

«Сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау гадәти хезмәт кенә түгел, ә үз гомерегезне багышлаган эш тә», — дип сүзен йомгаклады Песошин.