Татарстан урманнарында ылыслы үсенте авыруларын тикшерәләр

Тикшерүне республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында ылыслы үсентеләрне урман патологиясе ягыннан тикшерү эшләре дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматы буенча, 8 ноябрьгә барлыгы 42 мең гектардан артык мәйданда урман утыртмалары тикшерелгән. Эшләрне "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" һәм республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре башкара.Урман патологиясе ягыннан тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә.