Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Киләсе атна башында республикада коры һава торышы саклана.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 10 ноябрьдән 11 ноябрьгә каршы төндә, шулай ук дүшәмбе көнне көндез Татарстанда томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.Синоптиклар хәбәр иткәнчә, яңа атна башында республика территориясендә коры һава торышы өстенлек итәчәк.