Машинаны дөрес итеп йөртүчеләрне 2020 елдан бүләкли башлаулары ихтимал

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә шундый система кертү турында фикер алышачаклар.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә машинаны кагыйдәләргә туры китереп, дөрес йөрткән кешеләрне 2020 елдан бүләкли башларга мөмкиннәр. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.«Киләсе елда без моны эксперименталь режимда эшләтеп җибәрә алабыз», - дип сөйләде вице-премьер.Аның сүзләренчә, яңалык махсус җиһазлар таләп итми. Страховка бәясенә тәэсир итү һәм баллар җыю өчен «регулятор кысасын» эшләргә кирәк булачак.Шундый системаны булдыру турында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә фикер алышачаклар.