Киләсе 2020 ел Зәйдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде

Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Р. Г.Кәримов бурычлар билгеләгән.

(Зәй, 10 ноябрь, "Ттатар-информ", "Зәй офыклары"). Киләсе 2020 ел Зәйдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау тармагын үстерү, медицина хезмәткәре һөнәре абруен күтәрү, демографиядә уңай тенденцияләргә ирешү, гражданнарның сыйфатлы медицина ярдәме алу хокукын тәэмин итү максатыннан киләсе ел Сәлаәмтлек елы дип игълан ителгән.

Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Р. Г.Кәримов бурычлар билгеләгән.