Чәк-чәк музее «Туристлык сувениры» бәйгедә җиңде

2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында Гран-прины Казан чәк-чәк музее яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Музейның туристлык сувенирлары линейкасы» номинациясендә татар милли тәм-томнары, бал белән чәй, открыткалар, магнитлар һәм башка әйберләр иң яхшы музей сувенирлары дип танылды. «Туристлык сувениры» конкурсы 2015 елдан башлап Россиянең барлык федераль округлары территориясендә үткәрелә. 2019 елгы конкурс финалында 401 сувенир тәкъдим иттеләр.