Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 (Тукай районы, 10 ноябр, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Васил Гариф улын республика җитәкчелеге исеменнән ихластан котлады һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде, дип яза ьирле басма.

Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач 1982-1991 елларда Тукай районы Мәләкәс авылында баш инженер, колхоз рәисе булып эшли. 1991-1993 елларда Яр Чаллы шәһәре мэриясендә хезмәт итә. 1993-1997 елларда Тукай районы администрациясе башлыгы була. Һәм Яр Чаллы шәһәре элеваторында, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы башкарма комитетында эшләгәч, янәдән Тукай районына кайта. 2010 елдан Васил Хаҗиев – Тукай муниципаль районы башлыгы.