Татарстан хәрби комиссары Казанда халыкны кабул итәчәк

Очрашу 10 ноябрьдә Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә узачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 10 ноябрьдә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Очрашу Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә (Кремль ур., 12/20) узачак.

Чара 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак, (843) 221-80-36 телефоны аша язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.