Сабада яшәүче Кояш кызы Мәскәүдә Халыкара бию фестивалендә катнашты

Ләйсән әлеге фестивальдән берүзенә сигез Диплом белән кайтып, үзенә ышанычны тагын да арттырды.

(Саба,  10 ноябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Сабада яшәүче Кояш кызы Ләйсән Зарипова күз явын алырлык биюләре, осталыгы, гәүдәсенең сыгылмалылыгы, ирешкән уңышлары белән һәрдаим сокландырып тора. Ләйсәнебезне Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә беләләр, яраталар, сокланалар. 28-31 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Халыкара бию фестивале узып, анда Ләйсән Зарипова янәдән үзенең осталыгы белән төрле илләрдән килгән биючеләрне, экспертларны шаккатырды. Әлеге фестивальдә дөньяның сигез иленнән, Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 527 биюче катнашып, таләпчән экспертлар алдында сынау тотты, дип яза район газетасы.

Узган ел әлеге фестивальдә Ләйсән Зарипова һәм Альбина Фәтхриеваның «Солнышко» дуэты абсолют җиңүче исемен яулап, Гран-прига лаек булганнар иде. Быел да Ләйсән мәртәбәле фестивальдә бию осталары Альбина Фәтхриева һәм Миләүшә Насыйбуллина белән инклюзив бию (бер сәламәт кеше һәм мөмкинлеге чикле кеше дуэты) белән катнашып, зур җиңүләр белән кайттылар. «Төрле халыклар биюе» номинациясендә «Миләүшә һәм Ләйсән» дуэты Мексика биюен башкарып, иң затлы бүләк – Зур Кубокка лаек булдылар. Ләйсән һәм Альбина Фәтхриева башкаруындагы «Солнышко» дуэты «Заманча биюләр» номинациясендә Австриядән килгән дуэттан гына калышып, II дәрәҗәдәге Диплом һәм «Эстрада биюләре» номинациясендә III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар. «Быел 5 еллык юбилеен билгеләп үтүче фестивальдә өченче елыбызны катнашабыз. Май аенда ук Халыкара экспертларга Ләйсән белән башкарылган видеороликларны юллаган идек. Чакыру алгач, Ләйсәннең шатлыгы эченә сыймады! Фестивальдә алган тәэсирләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Монда бөтен дөньядан мөмкинлекләре чикләнгән биючеләр җыйнала. Бу бөтенләй башка дөнья. Ләйсән ул көннәрдә салкын тиеп, нык авыртты. Мәскәү табибларына да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык. Шулай да авыруын сәхнәгә чыгуга җиңеп, тагын бер кат көчле рухы, сабырлыгы белән сокландырды. Җиңүгә өмете зур булды, Альбинаны да, Миләүшәне дә җиңәчәкбез дип ышандырды. Тамашачылар алар башкарган өч биюне дә аягүрә басып алкышлады, биюләр искиткеч иде. Мин кызларга бик рәхмәтле, аларның өчесен дә сокланып карадым», – ди шатлыгы белән уртаклашып Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым. Баласының мөмкинлекләрен күреп, аны үстерә белеп, бернинди киртәләргә карамастан зур уңышларга ирешергә мөмкинлекләр тудырган Рәмзия апа кебек батыр йөрәкле аналар үзләре соклану уяталар. Ә Ләйсәнебез әлеге фестивальдән берүзенә сигез Диплом белән кайтып, үзенә ышанычны тагын да арттырды.

«Мин әлеге фестивальдә катнашырга мөмкинлек тудырган Президентыбызга, ТР мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә зур рәхмәтемне белдерәм», – ди кызының уңышларына куанган Рәмзия Зарипова.