Мария Киселева «Татар-информ» агентлыгында судагы яңа тамаша турында сөйләячәк

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 10 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында Россиянең өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселева катнашында матбугат конференциясе була.

Өч тапкыр дөнья чемпионы, алты мәртәбә Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры Мария Киселева «Солтан патша турында әкият» дип исемләнгән судагы яңа тамаша турында сөйләячәк. Шоу 2018 елның 2-7 гыйнвар көннәрендә Казанда уза.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.
Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.