Актанышның Җиңү паркы каршындагы мәйданда фонтан ачылды

Ә фонтан гади түгел: ул төрле төсләргә керә, хәтта көй дә уйный.

(Актаныш, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Кичә Актанышның Җиңү паркы каршындагы мәйданда фонтан ачылды. Әлеге чара ноябрь аенда актанышлыларны, әйтерсең лә, санаулы минутларга гына җәйгә кайтарды, дип яза җирле басма.

Фонтан ачылышында район башлыгы Фаил Камаев та катнашы. Ул әлеге гүзәллекне төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, фонтанлы мәйданның озак еллар райондашларыбыз өчен ял итү урыны булып калуын теләде.

Ә фонтан гади түгел: ул төрле төсләргә керә, хәтта көй дә уйный. Көн салкын булуга карамастан, балалар да, зурлар да аның яныннан китәргә ашыкмады. Әкияти матурлыкка сокланды алар.