10 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды, татар шагыйрьләре үзләрен укытучы буларак сынады, Татарстанга томан төшәчәк.
Рөстәм Миңнеханов: Язмышыгызны авыр, әмма мактаулы һөнәр белән бәйләдегез/ Президент эчке эшләр органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.Шәрипов: Дәүләт телен мәҗбүри өйрәнергә кирәкме дигән сорауны кую хатага илтә торган гамәл/ Басып торучылар утырачак, утырып торучылар ятачак, ятканнар йокыга да китәр, хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәскә иде, ди Халыклар дуслыгы йорты директоры.Татар шагыйрьләре бүген үзләрен укытучы ролендә сынады/ Бер төркем язучылар Арча педагогия көллиятендә татар әдәбияты дәресе бирә.Камил Кәримов: Безнең буын язучылар – ахырзаман буыны түгел әле/ “Казан утлары” журналына нинди әсәрләр килә – Татарстан Язучылар берлегендә Камил Кәримовтан күзәтү. Рузил Гатин Италия театры белән иҗади контракт төзегән/ Италиянең “Ла Скала” театрында 12 ноябрьдә премьера булачак, анда татар егете Рузил Гатин җырлый.Татар теленә ничек мәхәббәт уятырга? - Мөселман дискуссия клубы нәтиҗәсе/ Мөселман дискуссия клубы кунаклары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Айдар Шәйхин "Туган тел" темасына фикер алышты.2018 һәм 2020 елларда Россиядә халык исәбен алу көннәре билгеле/ Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда уздырылган иде, ул чакта Россиядә 142,9 миллион кеше яшәгәнлеге ачыкланды.Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә/ 11 ноябрьдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да томан төшәчәк.