Мисырдан Казанга тагын 227 кеше кайткан

Мисыр Гарәп Республикасы территориясендә хәзерге вакытта Татарстаннан 2,5 мең кеше кала

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мисырның Хургада шәһәреннән "Северный ветер" авиакомпаниясенең "NWS-1950" рейсы белән тагын 227 кеше кайтты, шул исәптән 58 бала, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

11.50дә әлеге борт "NWS-1949" рейсы белән пассажирларсыз Казаннан Хургадага очачак, дип аныклап узалар ведомствода.

Бүген 13.00дә «Катэкавиа» авиакомпаниясенең "КТК-9726" рейсы Шарм-эль-Шейхтан Татарстан башкаласына кайтырга тиеш. 11 ноябрьдә 3.05тә "Ред Вингз" авиакомпаниясенең "RWZ-9926" рейсы Хургададан, 4.00дә «Катэкавиа» авиакомпаниясенең "КТК-9726" рейсы, шулай ук "Северный ветер" авиакомпаниясенең "NWS-1948" рейсы Шарм-эль-Шейхтан "Казан" халыкара аэропортына кайтыр дип көтелә.

"Очышларга тыю кертелгәннән соң, Мисырдан 7 рейс белән 1557 кеше кайтты, аларның 387се бала", - диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Мисыр Гарәп Республикасы территориясендә хәзерге вакытта Татарстаннан 2,5 мең кеше кала.