Яшел Үзән педагоглары балаларны умартачылык осталыгына өйрәтә

Дәресләр бушлай.

(Яшел Үзән, 10 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән педагоглары Обсерватория мәктәбендә балаларны умартачылык осталыгына өйрәтә. Бушлай укытуда алар балаларга бал кортларын карау һәм бал алу турында барысын да тәфсилләп сөйли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Нәселдән умартачылык белән шөгыльләнүчеләр Сергей һәм Светлана Сурчаковлар башлангыч мәктәп балалары белән шөгыльләнә торган үз программасын булдырган. Аларны бал кортлары төрләрен аерырга, продуктның сыйфатын яхшырту өчен тәҗрибә куярга өйрәтәләр, шулай ук бизнес алып бару нигезләрен өйрәнәләр.

Республика Гранты акчасына педагоглар остаханәне яңартканнар һәм хәзер теләсә кайсы теләүчене бушлай кабул итәргә, шулай ук киңәш бирергә һәм тәҗрибә белән уртаклашырга әзер.