news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелеккә багышланган киңәшмәдә катнашты

Алар ремонт эшләре барышында мөмкин булган хокук бозулар турында тыңлады.

Түбән Кама балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелеккә багышланган киңәшмәдә катнашты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелеккә каршы тору темасына багышланган киңәшмәдә катнаштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ришвәтчелеккә каршы тору бүлеге белгече мәнфәгатьләр конфликты өлкәсендә, шулай ук ремонт эшләре барышында мөмкин булган хокук бозулар турында сөйләде, җинаять эшләре статистикасын китерде. 

Элегрәк ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Илдар Ильясов шәһәр комиссиясе белән киңәшмә үткәргән иде, Ул анда катнашучыларга ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча муниципаль программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot