Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе өлкәннәр йорт-интернатына бүләкләр китергән

Ул Өлкәннәр көне белән котлады һәм 60 әби-бабайга бүләкләр өләште.

(Чирмешән, 10 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне, яннарына барып, Өлкәннәр көне белән котлады һәм азык-төлек пакетлары өләште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Минсәгыйть Шакиров, башка еллардагы кебек, быел да биредә яшәүче 60 өлкән кешенең берсен дә күчтәнәчсез калдырмады. Якташыбыз өлкәннәрнең хәлләрен белеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп алырга да вакыт тапты.

«Мин инде үзем дә яшь түгел, зур булмаса да, күчтәнәчләр биреп, сезне шатландыру миңа бик рәхәт. Ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итегез, кулдан килгән кадәр булышырмын», — диде ул. 

Өлкәннәр дә үз чиратында игелекле иганәчегә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, изге теләкләрен юлладылар.

Өлкәннәр декадасы кысаларында йорт-интернатка иганәчеләр еш килгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов биредә яшәүчеләргә чәй табыны оештырган һәм бүләккә азык-төлек пакетлары тапшырган. 

Әби-бабайлар «Шешмаойл» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Тәхаутдинов биргән күчтәнәчләргә дә бик шатланганнар, аның тарафыннан көйләнгән табында да сыйланган.