Әбүнәче көнендә «Алабуга нуры» газетасына язылучылар оттырышсыз лотереяда катнаша ала

Район газеталарын редакциядә, Үзәк китапханәдә яки шәһәр Мәдәният сараенда алырга мөмкин була.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Җомга, 16 октябрьдә, Алабугада 3нче почта бүлегендә (Тынычлык проспекты, 16) 14.00-16.00 сәгатьләрдә «Әбүнәче көне» узачак. Район басмаларына язылган һәр кеше оттырышсыз лотереяда катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның беренче яртыеллыгына «Алабуга нуры» н почта аша өйгә алдыру бәясе 786 сум тора, ә «Новая Кама»ны — 834 сум.

Моннан тыш, «Әбүнәче көне»ндә 460 сумга альтернатив яздыруны да рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу очракта район газеталарын редакциядә (Төзүчеләр урамы, 16а), Үзәк китапханәдә яки шәһәр Мәдәният сараенда алырга мөмкин була, диелә хәбәрдә.