Тубыл шәһәрендә татар язучысының тормыш иптәшен юбилее белән котладылар

Юбиляр Хуҗайлан авылы мәктәбендә татар телен укыткан.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Тубыл шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, ветеран укытучы, шагыйрә, Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Зәнкиевның тормыш иптәше Рәшидә Зәнкиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда “Яңарыш” газетасы сайтында хәбәр ителә.Шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Елена Елесина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Тәбрикләү хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.Күп еллар Хуҗайлан авылы мәктәбендә татар телен укыткан укытучыны, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән шагыйрәне, район хакимияте башлыгы Юрий Батт, ветераннар оешмасы рәисе Надежда Фоминых, җирле массакүләм мәгълүмат чараларыннан корреспондентлар, укучылары, коллегалары, якын туганнары котлады.Җылы, матур, күңелләрне тибрәткән мизгелләргә бай булган юбилей тантанасы экраннан Рәшидә Шәрәфулла кызының гомер баскычларын сурәтләгән фотолардан презентация белән башланды.Зәнкиевлар яшәгән йортта узган шатлыклы вакыйга милли ризык тулы табын артында узды.