Тольяттиның «Идел» татар җыр һәм бию коллективы кастингка чакыра

Кастинг 18 октябрьдә уза.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»).Тольяттиның «Идел» татар җыр һәм бию ансамбле, иҗади эшчәнлек киңәю сәбәпле, 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар, 20дән 60 яшькә кадәрге өлкәннәрне төп концерт составына кастингка чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Программада татар һәм рус телләрендә вокал дәресләре, хореография, татар мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышу, Тольятти һәм Самара өлкәсенең әһәмиятле мәдәни вакыйгаларында катнашу каралган.Кастинг 18 октябрьдә 18:00 сәгатьтә шәһәрнең Камера залында узачак.Башлангыч гаризалар 89277424231 телефоны буенча (Галиханова Зөлфия Сәйфулла кызы) кабул ителә.