Татарстанда хатын-кызлар психологка ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә

Татарстанның теләсә кайсы кешесе телефон аша психотерапевттан аноним ярдәм ала ала.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда хатын-кызлар ир-атлардан өч тапкыр ешрак «Сердәш» социаль-психологик хезмәтенә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ»га социаль-психологик хезмәт кабинеты мөдире Юрий Калмыков сөйләде.«Беренче планга гаилә проблемалары, ир - хатын, балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре, депрессив һәм невротик хәлләр чыга. Бер ел эчендә безгә турыдан-туры һәм телефон аша 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Хатын-кызлар, сүз уңаеннан, ир-атлардан өч тапкыр ешрак мөрәҗәгать итәләр», - диде табиб-психотерапевт.Татарстанда яшәүче төрле яшьтәге кеше социаль-психологик хезмәт кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Моны тәүлек буе эшли торган 279-55-80 һәм 129 («Таттелеком»ААҖ абонентлары өчен) телефоннары буенча аноним рәвештә эшләргә була. Кабул итүгә 279-40-73 телефоны буенча язылырга мөмкин. Бүген, 10 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата җәмгыятькә психик сәламәтлек проблемалары һәм авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат бирү өчен 1992 елда билгеләнгән.