Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Җәүдәт Миңнуллин 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген археограф, галим, остаз Җәүдәт Миңнуллин белән хушлашу сәгать 11.30 да булачак. Бу хакта “Татар-информ”га хезмәттәше Әскәр Гатин әйтте.Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны: Такташ урамы, 123 А йорты, 51 нче фатир. Тарихчы белән бәхилләшергә теләгән һәркемгә шушы адрес буенча килергә мөмкин.Җәүдәт Миңнуллинның кичә хастаханәдә вафат булуы билгеле. Ул тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты.Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов.2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.Җәүдәт Миңнуллин 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.