Новосибирскида татар мәдәнияте үзәге биләмәсенә өмәгә чакыралар

Мәдәният үзәге биләмәсендә Татарстан Республикасы тарафыннан бүлеп бирелгән «Татар утары» музей комплексы урнашачак.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Новосибирскида булачак татар мәдәнияте үзәге биләмәсенә өмәгә чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Новосибирскида татар мәдәнияте үзәген ачу 2020 елда планлаштырыла. Аның территориясендә Татарстан Республикасы тарафыннан бүлеп бирелгән «Татар утары» музей комплексы урнашачак. Хәзерге вакытта йортта зур күләмле ремонт эшләре бара. Шимбә өмәсе 12 октябрьдә иртәнге сәгать унда Алейская,16 адресы буенча урнашкан бина ишегалдында булачак.Өмәгә Новосибирск каласының әлеге изге эштә үз өлешен кертергә теләге булган һәркем чакырыла.