Матвиенко «Россия лидерлары» конкурсында белгечлекләр проектын кертүне хуплады

Проектның яңа сезонында катнашучылар өстәмә рәвештә «Сәламәтлек саклау», «Фән», «Финанслар һәм технологияләр» трекларының берсенә гариза бирә ала.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация Советы рәисе, «Россия лидерлары» конкурсының остазы Валентина Матвиенко өченче сезонда төп конкурска өстәмә рәвештә профильле белгечлекләр проектын кертүне хуплады.Хәзер проектта катнашучылар өстәмә рәвештә өч – «Сәламәтлек саклау», «Фән», «Финанслар һәм технологияләр» трекларының берсенә гариза бирә алалар.«Бүген төп проблема - мәгарифтә дә, сәламәтлек саклауда да, социаль өлкәдә дә профессиональ әзерлекле идарәчеләрнең булмавы. Мондый белгечлек <...> ачык, кызыклы кешеләрне ачыкларга һәм аларга җитәкче постлар белән шөгыльләнү өчен социаль лифтлар кулланырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты үз позициясен Матвиенко.Шул ук вакытта Федерация Советы спикеры конкурска төрлечә ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм россиялеләрне үз көчләренә шикләнмәскә һәм анда катнашырга чакырды.Россия Президенты, «Россия – мөмкинлекләр иле»нең күзәтчелек советы рәисе Владимир Путин 4 октябрьдә «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсының өченче сезонын ачып җибәрүне хуплады. «Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, катнашу өчен гаризаны 27 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.