Азнакай иҗтимагый советы Баулыда узган очрашуда катнашты

Аннары алар түгәрәк өстәл артында иҗтимагый советның җәмгыяттәге роле хакында сөйләштеләр.
(Азнакай, 10 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​Үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Баулыда Татарстан һәм Башкортсан иҗтимагый палатасы әгъзалары очрашты. Анда Татарстан ягыннан Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы районнары делегациясе катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Кунаклар башта “Шатлык” тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, шагыйрь Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды.Аннары алар түгәрәк өстәл артында иҗтимагый советның җәмгыяттәге роле хакында сөйләштеләр.