10 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Минтимер Шәймиев иң күп искә алынучы сәясәтчеләр исемлегенә кергән, Татарстанда сөяк мие донорлары регистры төзелә.
Минтимер Шәймиев иң күп искә алынучы сәясәтчеләр исемлегенә кергән / «Петербург сәясәте» фонды экспертлары фикеренчә, Татарстанның беренче Президенты «сәяси патриархлар» разрядына керә. Татарстанда сөяк мие донорлары регистры төзелә / “Мондый күзәнәкләрне кешегә биреп, кемнеңдер гомерен коткарып калуны аңлау мөһим”, - диде Республика кан үзәге баш табибы урынбасары Айрат Талипов.Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты / Мәрхүмне туган ягы Кама Тамагы районына җирләячәкләр.Буа театры артистлары Казахстанда Тукай бакчасына агач утырттылар / Казахстанда Буа театры гастрольлләре дәвам итә.Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче экстрим-парк төзелеше барышы белән танышты / Миллениум күпере янындагы яңа паркны 2020 елда Яшьләр көненә ачарга планлаштыралар.Түбән Кама театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен Санкт-Петербургта күрсәткән / Гастрольләр Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрының 30 еллыгына багышланган.Мамадыш халык театры: Аманулла "Җәйге кырау" спектаклен үзе күрә алмады / Спектакльнең баш режиссеры - Айназ Нургалиев.Миңнеханов татарча белмәүче хезмәткәрләргә Петровның дәресләрен карарга кушты / «Дмитрий Петров белән татар теле» телепроекты татарча сөйләм телен өйрәнүгә юнәлдерелгән.Җырчы Зәринә Вилданова өчен JagerMusicAwards конкурсында тавыш бирергә мөмкин / Зәринә Вилданова "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы.Россия спорт министры Павел Колобков Казанга киләчәк / Федераль ведомство башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак һәм берничә спорт объектында булачак.