Татарстанда бүген 16 градус җылы булачак

Явым-төшем көтелми.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 10 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Казанда җилнең секундына 4-9, урыны белән 11 метрга җитеп көчәю дә ихтимал.

Һаваның көндезге сәгатьләрдә максималь температурасы Татарстанда – +11..+16, Казанда +12..+14 градус булачак.