"Татар-информ"да тилчәгә каршы тору чаралары турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 11 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ"да Татарстанда тилчә авыруын булдырмас өчен, нинди чаралар күрелү турында сөйләячәкләр.

Матбугат очрашуында Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсендәге хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов, шулай ук республикадагы Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин катнашачак.

“Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән һәр кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.